8 июль 2020 яңалыклары
-
Кәрәкәшле авылыннан Гасима һәм Фәрит Хөснуллиннар алтмыш ел бергә
Алар - сугыш чоры балалары. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда Фәрит агага алты яшь булса, Гасима апа бер яшьлек сабый гына була. Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә.
-
Нигъмәтуллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды
Бүген, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Россия медален тапшырды.
-
Ютазылылар чиста ярлар яклы
«Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылган район ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды.